«Ракеталар оча ерак-ерак җирләргә»: уен-сәяхәт (6+)
31
Март 2022
Пәнҗешәмбе
Язгы каникул көннәрендә һәм Космонавтика көне якынлашканда, 24 нче санлы китапханә балалар өчен «Ракеталар оча ерак-ерак җирләргә» дигән уен-сәяхәт уздырды. Катнашучыларга космонавтларга әверелергә һәм космик сәяхәткә кузгалырга тәкъдим ителде. «Танграм» дигән башваткыч детальләреннән балалар ракеталар җыйды, аларга исем куштылар һәм космик сәяхәткә юл тотты. Сканвордта Кояш системасының барлык планеталары исемнәрен таптылар, Ю.Гагарин юлламасын укыдылар, космос турында уенда катнаштылар. Шуннан соң үз сәяхәтләре барышында очраган НЛО рәсемен ясадылар. Уен чарасы бик күңелле, кызыклы һәм мавыктыргыч булды! |